Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиялеләрне түбән хезмәт хакы белән икътисад проблемалары борчый

Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли.

Сораштырылучыларның 23 проценты илнең иң мөһим проблемасы итеп, хезмәт хакының түбән булуын атый. Әлеге күрсәткеч ел башындагыга караганда 3 процентка үскән.

"Шулай ук гыйнвар аеннан апрельгә кадәр икътисад өчен борчылу 16дан 24 процентка кадәр үскән, майда бу күрсәткеч исә 21 процентны күрсәтә", диелгән Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге докладында.

Иң мөһим проблемалар өчлегенә сәламәтлек саклау проблемасы кергән, бу мәсьәлә сораштырылган респондентларның 20 процентын борчый.

"Эшсезлек темасы ел дәвамында үсеш яки түбәнәю күрсәтмәде. Соңгы мәгълүматлар буенча, эшсезлекне төп проблема итеп, сораштырылган респондентларның 16 проценты атады", - диелгән тикшеренүләрдә.

Реклама

Моннан тыш, һәр сораштырылган унынчы кеше проблемалы тема итеп инфляцине - 11 процент, коррупцияне - 11 процент, пенсиянең түбән булуын - 10 процент атаган.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев