Реклама
Россиялеләрнең өчтән икесе акчаны криптовалютага салу файдалы инвестиция түгел, дип саный.
(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ"). Россиялеләрнең 30 проценты биткоин турында ишеткәннәре дә юк. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сораштыруы дәлилли.
Россиялеләрнең яртысыннан артыгы (56 проценты) биткоин турында белүләрен, 14 процент респондент исә терминның үзе турында ишетүләрен генә әйткән.
Россиялеләрнең өчтән икесе акчаны криптовалютага салу файдалы инвестиция түгел, дип саный. Сораштырылучыларның бары 9 проценты киләчәктә дөньяда иң популяр булган цифрлы валютаны булдырырга теләүләрен җиткергән.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз