Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиялеләр бәхет өчен кирәкле хезмәт хакы күләмен атаган

Россиялеләр бәхет өчен кирәкле хезмәт хакы күләмен атаган.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Иҗтимагый фикер фонды үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча россиялеләргә бәхетле булу өчен аена 50 мең сум хезмәт хакы алу җитә.

Моннан тыш, ил халкы бай булып саналу өчен, уртача алганда, аена 100 мең сум керем булырга тиеш, дип саный. Сораштыру барышында ачыкланганча, 50 процент респондент байлык кешедәге начар сыйфатларны үстерә, дип белдергән. Бу хакта РИА Новости яза.

Фәкыйрьлеккә килгәндә, 37 процент граждан ул кешеләрне начаррак итә, ди. Шул ук сандагы сораштыручы хәерчелек кешенең әхлагына йогынты ясамый, дип саный.

Россиялеләрнең 51 проценты илдәге икътисади вәзгыятьтән риза, ә 39 процент кеше фикеренчә, ул начар хәлдә. Ә менә 6 процент бу фикернең киресен әйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев