Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядәге иң кыска һәм иң кәкре урамнар ачыкланган

Ростов-Донда иң кыска урам - 653 метр озынлыкта.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). Россия шәһәрләрендәге иң кыска һәм иң кәкре урамнар ачыкланган. Иң кыска урамлы шәһәр - Ростов-Дон. Анда иң кыска урам - 653 метр озынлыкта. "Яндекс" компаниесе уздырган тикшеренүләр буенча, бу хакта "Российская газета хәбәр итә, биредә үк озынлыгы бары 30 метр гына булган Титов тыкрыгы да бар.

Шундый ук кыска урам Вольскида (Полтава тыкрыгы), Краснодарда (Озерный), Судогдеда (Луговая урамы) да бар. Дон башкаласы беренчелекне урамга карата биредә яшәүче кешеләр саны буенча да алган. Ростов-Донда бер урамга бары 450 кеше туры килгән. Моннан тыш, Ростов өлкәсендә иң кәкре урам табылган - Морозовскида Кольцевая урамы икән ул.

Иң озын - 22,6 чакрымлы Восточный Обход урамы - Пермьдә, ә иң борылмалы урам - Павловскида Английская аллеясы. Борылмалы урамнар буенча рекордны Сочи яулаган - аларның саны анда 15 булып чыккан (шәһәрдә 100 урам).

Тикшеренүчеләр шулай ук Россия авыл торак пунктларында уртача - 13, ә шәһәрдә 190 урам булуын ачыклаган. Мәсәлән, Иннополиста алар бары - 4, ә Мәскәүдә - 3,8 мең.

Иң популяр урам исемнәре: Үзәк, Яшьләр, Мәктәп урамнары. Бер тапкыр гына очраган исемнәр дә бар: Эт урамы (Собачья) яисә 8-я Щель. Андый уникаль исемнәр 61 меңгә җиткән.

Тикшерү барышында барлыгы 43 мең торак пунктта 560 мең Россия урамы өйрәнелгән. Тикшерелгән Россия урамнарының озынлыгы 395 мең чакрымга җиткән. Бу исә Айга кадәр булган арадан да артык. "Яндекс"та исәпләүләренчә, җәяүле туктамыйча сәгатенә 5 чакрым тизлек белән барса, бу араны 9 ел үтәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев