Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә язылышмыйча яшәүне рәсми никахка тиңләргә мөмкиннәр

Федераль дәүләт статистика хезмәте соңгы биш елда никахын рәсмиләштерергә теләгән хатын-кызларның саны кимүен теркәгән.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү ихтималын күздә тоткан канун проекты Дәүләт Думасы каравына тапшырылды. Документның авторы, сенатор Антон Беляков Кодекска «фактик никах мөнәсәбәтләре» дигән яңа термин кертергә тәкъдим итә, дип яза «Известия».

РЕН ТВ хәбәр иткәнчә, Беляков ир-ат һәм хатын-кызның биш елдан артык бергә яшәвен яки ике ел дәвамында бергә гомер итүен һәм уртак балалары булуын мондый мөнәсәбәтләргә тиңләштерергә мөмкин дип саный. ТАСС агентлыгы белдергәнчә, югарыдагы шартларның берсе булган очракта ир-ат һәм хатын-кыз берлеге фактик никах мөнәсәбәтләре хокукый статусын ала.

Реклама

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Федераль дәүләт статистика хезмәте соңгы биш елда никахын рәсмиләштерергә теләгән хатын-кызларның саны кимүен теркәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев