Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә яңа ел каникулларын ике атнага озайтырга тәкъдим иттеләр

Киләсе елда 1-10 гыйнвардагы ял көннәренә 11-24 гыйнвар көннәрен дә өстәү мөмкинлеген өстәү тәкъдим ителгән.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). «Россия коммунистлары» партиясе хөкүмәткә Яңа ел бәйрәмнәрен, пандемия фонындагы вазгыятьнең начараюы сәбәпле, хезмәт хакларын саклап калу белән ике атнага — 24 гыйнварга кадәр озайту тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Россия коммунистлары» партиясе Үзәк комитеты исеменнән Россия өчен традицион кышкы һәм Раштуа каникулларын ике атнага озайту мөмкинлеген сорыйм. Ягъни киләсе елда 1-10 гыйнвардагы ял көннәренә 11-24 гыйнвар көннәрен дә өстәү мөмкинлеген карауны сорыйм. Шул ук вакытта мәҗбүри ял көннәре гражданнарга коронавирус пандемиясенең беренче дулкыны белән бәйле рәвештә эш көннәре буларак түләнгән 2020 елның язгы тәҗрибәсен куллануыгызны сорыйм», — дип язган мөрәҗәгатендә партия Үзәк комитеты рәисе Максим Сурайкин.

Коронавирус белән авыручылар саны арту фонында мондый чара халыкның сәламәтлеген сакларга, стационарларның тулылануын булдырмаска, инфекциянең таралуын акрынайтырга һәм үзебезнең вакциналарның киң таралуына мөмкинлек бирәчәк, диелгән хәбәрдә. 

Реклама

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев