Реклама
Тест рәвешендә әлеге продукт 17 гыйнварда сатыла башлаган.
Уфада башкорт, Тула һәм Чиләбе эшмәкәрләренең "Башкорт балы белән Тула прәннеге" уртак брендын булдыру уңаеннан беренче очрашуы узды, дип хәбәр итә "Башинформ".
"Башкорт балы Тула прәннеге кебек үк гастрономик бренд. Аларны берләштерү продуктны сатып алуны арттырачак, безнең илдә болай берләштерү юк әле", - дип җиткергән агентлыкка Тула кондитер фабрикасының коммерция директоры Ольга Петрова.
Тест рәвешендә башкорт баллы Тула прәннеге 17 гыйнварда сатыла башлаган.
Фото: bashinform.ru
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз