Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә һәр дүртенче мәктәп укучысы үз акчасын чипсы алуга тота

Россиядә мәктәп укучыларының күпчелеге кесә акчаларын чипсыга, булочкаларга, конфетларга һәм газлы суга тота.

(Казан, 9 март, "Татар-информ"). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар сәламәтлеге буенча Фәнни-методик мәгълүмат үзәге галимнәре мәгълүматларына караганда, 27% мәктәп укучысының иң яраткан тәм-томы - чипсы. Кетердәвек бәрәңгедән кала, 26% бала кесә акчаларын булочкалар алу өчен, 20% бала - конфетларга, 17% - газлы эчемлекләргә тота, дип хәбәр итә "Известия".

10% мәктәп укучысы бары тик өйдә генә туклана, чөнки аларның кесә акчалары юк яки алар дуслары алдында ашарга оялалар.

Балалар сәламәтлеге буенча Фәнни-методик үзәк бу мәгълүматларны 1,3 мең Мәскәү укучысыннан анкета алып ачыклаган. Әмма бу мәгълүматлар Россиянең башка төбәләре өчен дә актуаль, дип кисәтә белгечләр.

Белгечләр фикеренчә, туклануга булган мондый караш симерүгә китерергә мөмкин. Балаларның нинди ризыкка өстенлек бирүләре беренче чиратта ата-анага һәм рекламага бәйле, моны белгечләр закон ярдәмендә тыярга тәкъдим итә.

Галимнәр әти-әниләргә сөт, эремчек, балык, ит, яшелчәләрнең файдасы турында гына сөйләргә түгел, ә шәхси үрнәк күрсәтеп, балага сәламәт туклану нигезләрен өйрәтергә тәкъдим итәләр.

Фото: https://gomel.today/rus/news/belarus-4194/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев