Саба ТВ

Россиядә "Үлемсез полк" йөрешендә 8 миллионга якын кеше катнашкан

Узган елда йөрештә 6,2 миллион граждан катнашкан.

(Казан, 10 май, "Татар-информ"). Бөтен Россия буенча "Үлемсез полк" акциясендә 8 миллионга якын кеше катнашкан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волкка сылтама ясап, "Интерфакс" хәбәр итә.

"Россия шәһәрләрендә "Үлемсез полк" акциясе кысаларында ике меңнән артык чара узды. "Үлемсез полк" рәтләренә бөтен ил буенча 7,8 миллион кеше басты, - дигән Волк.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган елда йөрештә 6,2 миллион граждан катнашкан.

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: