Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә ит бәясе артачак

Бәяләр терлекләрне ашату өчен кирәкле өстәмәләр кыйммәтләнү сәбәпле күтәреләчәк.

Россиядә кош, дуңгыз һәм сыер итенең бәясе ким дигәндә 10 процентка артырга мөмкин. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Бәяләр терлекләрне ашату өчен кирәкле өстәмәләр кыйммәтләнү сәбәпле күтәреләчәк. Милли азык берлеге вәкиле сүзләренчә, өстәмәләрнең 90 проценты чит илләрдән кертелә, шуларның нигезендә (ашлык һәм көрпә катнаштырып) терлек азыгы җитештерәләр.

Финанс министрлыгы импортерларга моннан алдагы өч ел өчен өстәмә рәвештә 4-7 миллиард сум күләмендә салым күчерергә ниятли. Бу исә продукциянең кыйммәтләнүенә китерәчәк.

 

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar/news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев