Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә ипотека буенча беренче взносны бюджеттан субсидияли башларга мөмкиннәр

РФ Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән идеяне ил Хөкүмәте карарга тиеш.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә ипотека буенча беренчел взносны субсидияләү яки процент ставкасын компенсацияләүнең максатка ярашлылыгын карарга йөкләмә бирде.

Ул торак төзелеше мәсьәләләре буенча законнар һәм үз карарлары үтәлешен тикшергәннән соң дәүләт башлыгы тарафыннан бирелгән йөкләмәләр арасына керә, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Хәзер Хөкүмәткә «гражданнарга ипотека (торак) кредитлары буенча беренчел взнос түләү яки процент ставкасын компенсацияләүгә бюджет акчалары хисабына субсидияләрне бер тапкыр бирү белән чикләүнең максатка ярашлылыгы турында тәкъдимнәр әзерләргә» кирәк.

Әлеге йөкләмәне үтәүнең срогы итеп агымдагы елның 1 сентябре билгеләнгән. Йөкләмәнең үтәлеше өчен РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев һәм төбәк җитәкчеләре җаваплы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев