Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә илкүләм һәм эчке роуминг гамәлдән чыгарылды

Хәзер операторлар файдаланучыга илнең бөтен территориясендә бер үк төрле шартларда мобиль элемтә хезмәте күрсәтергә тиеш.

Илдә 1 июньнән илкүләм һәм эчке роуминг закон нигезендә гамәлдән чыгарыла. Хәзер операторлар файдаланучыга илнең бөтен территориясендә бер үк төрле шартларда мобиль элемтә хезмәте күрсәтергә тиеш. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

2018 елның декабрь ахырында мобиль элемтә операторларын барлык шалтыратуларга бердәм тарифлар урнаштырырга мәҗбүр итүче закон Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланды. Документ нигезендә, операторлар абонентка хәрәкәттәге радиотелефон элемтә хезмәте күрсәтүнең бертөрле шартларын билгеләргә тиеш. Бу алар абонент урнашкан төбәктә эшләү-эшләмәүләренә карамастан шулай, дип искәртә федераль гаммәви мәгълүмат чаралары.

"Шәһәрара" өчен түләү проблемасы бөтен Россия буенча минут пакетында тариф сайлау белән хәл ителә: барлык шалтыратулар, шул исәптән өй регионыннан булмаган очракта да пакет кысаларында түләнәчәк. Аналитиклар бәяләгәнчә, хәзер мобиль операторлар клиентларның өчтән ике өлешен пакетлы тәкъдимнәргә күчергән инде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/02/187375/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев