Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә Җиңү парады көне ял булырга мөмкин

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан парад 24 июньдә узачак.

Җиңү парады көне ял итеп игълан ителергә мөмкин. Бу хакта президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Мин әлегә бу сорауга җавап бирергә әзер түгел, әмма шулай булырга мөмкинлеген фаразлый алам», — диде ул журналистларга.

24 июньгә Мәскәүдә чикләү чараларын бетерү мөмкинлегенә килгәндә, Песков бер ай эчендә шәһәрдә COVID-19 белән белән бәйле вазгыять үзгәрәчәк һәм хакимият «тиешле төзәтмәләр» кертәчәген әйтте.

Элегрәк Владимир Путин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан коронавирус таралу аркасында кичектерелгән парадның 24 июньдә — 1945 елда Кызыл мәйданда «җиңүчеләрнең тарихи парады» узган көнне узачагын игълан итте. «Үлемсез полк»ны 26 июльдә уздырырга планлаштыралар.

 

Фото: Архивтан

Чыганак: tatar-inform.tatar
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев