Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә ел башыннан 444 меңнән артык кешене талпан тешләгән

Медицина ярдәме сораучылар саны алдагы еллар белән чагыштырганда югары түгел.

(Казан, 15 август, "Татар-информ"). Җылы сезон башланганнан алып, бүгенгә кадәр Россиядә талпан тешләгән 444 меңнән артык кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) рәсми сайты хәбәр итә, дип яза "РИА Новости".
"11 августка булган мәгълүматларга караганда, медицина оешмаларына талпан тешләгән 444 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итте. Бу күпьеллык уртача күрсәткечләргә туры килә. Талпан тешләү очраклары уртача күрсәткечләрдән югары түгел", - диелә хәбәрдә. Күзәтү 16 марттан алып барылган.
Талпан тешләү очраклары Кемерово, Свердловск, Томск, Новосибирск, Төмән, Чиләбе, Красноярск, Удмуртия һәм Башкортстан якларында күп теркәлгән.
Россиядә вируслы талпан энцефалиты белән авыруның - 1260, боррелиозның 3377 очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев