Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә Covid-19 белән авыру очракларының кимү вакыты фаразланды

Татарстан коронавирус йоктыру буенча платоны соңрак узачак Россия төбәкләре арасына керде.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Россия төбәкләренең күбесендә Covid-19 коронавирусы белән авыру очраклары ноябрь ахырында кими башлаячак. Бу хакта Икътисади тикшеренүләр үзәгенең статистика һәм модельләштерү буенча эксперты Агаси Тавадянга сылтама белән РИА Новости яза.

Статистика буенча белгеч рәсми мәгълүматларга нигезләнеп коронавирус таралу буенча Россия төбәкләре картасын төзегән. Федерация субъектлары дүрт төркемгә бүленгән: «яшел» төркемдә — таралу күрсәткече 0,9дан ким, «ачык-сары» төркемдә — 0,9дан 1,0гә кадәр, «кызылсары» төркемдә — 1,0-1,1, «ачык-кызыл» төркемдә — 1,1-1,2 һәм «куе кызыл» төркемдә — 1,2дән күбрәк.

Әгәр индекс бердән азрак икән, инфекция тарату кими, ә күбрәк булса — көчәя. «Бу этапта фразалар күрсәткәнчә, төбәкләрнең төп өлешендә ноябрь ахырында инфекция таралу кимиячәк», — диде Тавадян.

 

Фото: "Татар-информ" архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев