Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә быел икмәк уңышы 110 млн тоннадан да ким булмас дип фаразлыйлар

Искәртеп китик, Россия узган авыл хуҗалыгы елында рекордлы 120,67 миллион тонна бөртекле җыйды, шуның 73,3 миллион тоннасы бодайга туры килгән.

(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). Россия быел дөньяда экспорт буенча бодай җитештерүдә лидерлыкны саклап калачак. Россия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Александр Ткачев белдерүенчә, 2017елда бөртеклеләрдән уңыш 110 млннан да ким булмас. Бу хакта Российская газета хәбәр итә.

"Бу уңыш үзебезнең эчке базар ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерәчәк һәм, билгеле, экспорт буенча бодай җитештерүдә лидерлыкны саклап калачак, башка авыл хуҗалыгы культураларын үстерүне киңәйтү мөмкинлеге бирәчәк ", - дип аңлаткан министр

Алдан ведомство хезмәткәрләре быел Россия бодае экспорты 25-30 миллион тонна булыр, дип җиткергән булган.
Искәртеп китик, Россия узган авыл хуҗалыгы елында рекордлы 120,67 миллион тонна бөртек җыйды, шуның 73,3 миллион тоннасы бодайга туры килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев