Саба ТВ

Россиядә аз балалы гаиләләргә салым түләтергә ниятлиләр

Идея авторы фикеренчә, мондый чараларны кертү күпбалалы гаиләләрнең статусын үзгәртергә һәм күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 10 маяй, «Татар-информ»). Россиядә аз балылы гаиләләрне салым түләргә мәҗбүр итүләре ихтимал. Бу идея күпбалалыларга ярдәм итү максатын тота. Шундый тәкъдим белән Демография, миграция һәм төбәк үсеше институты директоры Юрий Крупнов чыккан. Ул бу тәкъдимен Владимир Путинга юллаган. Бу хакта "Известия" яза.

Крупнов идеясе буенча, "Күпбалалы гаиләләр статусы турында"гы федераль закон концепциясенең проекты үз эченә бер төркем ярдәм чараларын ала. Шул исәптән, мондый чараларга бала тәрбияләү эшчәнлеген хезмәт стажына тиңләштерү, коммуникацияләр белән тәэмин ителгән җир кишәрлеге бирү һәм Россиядә аз балалыкка салым кертү (сәламәтлек ягыннан тайпылышлар булмый торып, баласызларга һәм бер балалыларга). Салым күләме әлегә билгеләнмәгән.

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: