Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә автоном Рунет турында закон үз көченә керде

Белгечләр искәрткәнчә, әлеге яңалык элемтәнең сыйфатында чагылыш тапмаячак, Россия кулланучылары исә бернинди үзгәрешләрне дә тоймаячак.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Бүгенге көннән Россиядә, Бөтендөнья челтәре инфраструктурасыннан өзгән очракта, Рунетның тотрыклы эшләвен тәэмин итү турында закон үз көченә керә.

Әлеге закон нигезендә, әгәр интернетның Россия сегменты эшенә куркыныч тудыра торган факторлар барлыкка килсә, Роскомнадзор ил территориясендә гомуми файдаланудагы элемтә челтәре белән үзәкләштерелгән тәртиптә идарә итүне үз өстенә ала алачак. Россия Министрлар Кабинеты идарә итү тәртибен раслаячак һәм куркынычларның төрен билгеләячәк.

Мәскәүдә Гомуми файдаланудагы элемтә челтәре белән идарә итү һәм мониторинг үзәге, федераль округларда исә ярдәмче үзәкләр булдыру күздә тотыла.

РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгында искәртүләренчә, әлеге яңалык элемтәнең сыйфатында чагылыш тапмаячак, Россия кулланучылары исә бернинди үзгәрешләрне дә тоймаячак. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Интернетны үстерү институтында да шундый фикердә торалар.

«Россия дөньякүләм интернет-киңлекнең бер өлеше булып калачак, әмма киләчәктә Рунеттагы Россия сегментының тотрыклылыгы артачак кына», - дип белдерделәр институтның матбугат хезмәтендә.

 

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев