Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә автомат трансмиссияле автомобильләргә ихтыяҗ арта бара

Россия автомобильчеләре бу елның беренче алты аенда автомат трансмиссия белән җиһазландырылган 453,3 мең җиңел машина сатып алган.

Россиядә АКП (автомат тапшыру тартмасы) белән булган автомобильләргә ихтыяҗ арту дәвам итә. 2019 елның беренче яртысында узган ел белән чагыштырганда техника 3 процентка күбрәк сатылган. Бу хакта «Автостат» аналитик агентлыгы хәбәр итә.

Россия автомобильчеләре бу елның беренче алты аенда автоматик трансмиссия белән җиһазландырылган 453,3 мең җиңел машина сатып алган. Базарның зур өлешен (якынча 60 процент) биш марка машиналары тәшкил иткән. Беренче урында KIA продукциясе урнашкан — барлыгы 93,5 мең данә сатылган. Икенче урында — Hyundai (67,6 мең), өченчедә — Toyota (43,5 мең).

Моннан тыш, Россия кулланучылары Volkswagen (37,5 мең) һәм Skoda (26,5 мең) маркаларына өстенлек бирә.

 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев