Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә 8 миллионнан артык кеше гриппка каршы прививка ясаткан

Роспотребнадзор төбәкләргә гриппка каршы вакцина кайтару һәм халыкның иммунитетен күтәрү буенча мониторинг алып бара.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә 8 миллионнан артык кеше 2017-2018 елда Төньяк ярымшарда булачак грипп төрләренә каршы прививка ясаткан. Бу хакта ТАСС агентлыгына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) федераль хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

Роспотребнадзор төбәкләргә гриппка каршы вакцина кайтару һәм халыкның иммунитетен күтәрү буенча мониторинг алып бара.

"8 сентябрьгә барлык вакцинаның 50 проценты тапшырылган, 8,2 миллион кеше прививка ясаткан, шулар арасында 1,6 миллион бала да бар ", - диелә идарә хәбәрендә.

Роспотребнадзорда шулай ук 58,5 миллион дозага якын грипп вакцинасы, шул исәптән балалар иммунитетын күтәрү өчен - 17,8 миллион доза сатып алынганлыгы, препаратларны төбәкләргә тапшыру дәвам итүен дә белдергәнннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев