Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә 350 меңнән артык кеше урман бете тешләп, табибларга мөрәҗәгать иткән

Киров өлкәсендә 2016 ел белән чагыштырганда урман бетеннән зыян күрүчеләр 1,8, Санкт-Петербургта - 1,3, Мәскәү өлкәсендә 1,2 тапкырга кимегән.

(Казан, 10 июль, "Татар-информ"). 2017 елда Россиядә 350 меңнән артык кеше урман бете тешләп, медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта "Известия" җиткерә.

Инде 566 вируслы энцефалит очрагы һәм 1689 иксодлы боррелиоз очрагы теркәлгән, дип җиткергән Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте.

"2017 елның 7 июленә медицина оешмаларына 364 620 кеше урман бете кадалу белән мөрәҗәгать итте, бу һәр еллык уртача күрсәткеч", - дип аңлаталар ведомствода.

Шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә Киров өлкәсендә, 2016 ел белән чагыштырганда, урман бетеннән зыян күрүчеләрнең 1,8, Санкт-Петербургта - 1,3, Мәскәү өлкәсендә 1,2 тапкырга кимүен билгеләп үткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев