Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә 31 декабрь көнне эш сәгате кыскарак булачак

Шул ук вакытта 31 декабрь көнне хезмәткәрләр өчен өстәмә ял да бирелергә мөмкин.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). 31 декабрьнең эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак, әмма аны ял көне дә итәргә мөмкин. Бу хакта Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«2020 нче елда 31 нче декабрь пәнҗешәмбегә туры килә һәм эшләми торган бәйрәм көненә кадәр эш көне булып тора, шуңа бәйле рәвештә аның озынлыгы бер сәгатькә кими», — дип искә төшерде ведомство җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец.

Шул ук вакытта 31 декабрь көнне хезмәткәрләр өчен өстәмә ял да бирелергә мөмкин.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында искәртеп узуларынча, россиялеләр 1-10 гыйнварда ял итәчәк, ә 2021 елда беренче эш көне 11 гыйнварда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев