Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә 2019 елдан кафеда кальян тартуны тыярга мөмкиннәр

Шулай ук хакимият тәмәке тартуга каршы булган затлар янында тартуны тыярга тели.

2019 елның гыйнварыннан Россиядә җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтүче оешмаларда кальян тартуны тыелырга мөмкин. Бу хакта норматив актлар проеткларының федераль порталында дөнья күргән федераль канун проектында әйтелә, дип язаТАСС агентлыгы.

Проектны Сәламәтлек саклау министрлыгы әзерләгән һәм "Тирә-яктагы тәмәке төтене тәэсиреннән һәм тәмәке тартудан гражданнарның сәламәтлеген саклау турындагы" канунга үзгәрешләр кертү турында сүз бара.

"Соңгы елларда җәмәгатьчелек туклану урыннарында кальян кебек корылма ярдәмендә төрле катнашмалар тарту проблемасы актуальләште", - диелгән документка аңлатмада. Тәмәкене рекламалауны һәм сатуга этәрү турындагы канун маддәсен "җәмәгатьчелек туклану оешмаларында кальян куллануны" тыю турындагы пункт белән тулыландыру ниятләнә.

Моннан тыш автомобильдә пассажирларны шәһәрара һәм халыкара рейсларда хезмәт күрсәткәндә, җәмәгатьчелек транспорты тукталышларында һәм алардан 3 метр ераклыктан якынрак урында, җир өсте һәм җир асты җәяүлеләр юлында, сәүдә объектлары каршында тәмәке тартуны тыю күзаллана.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/22/152868/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев