Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиядә 1 апрельдән социаль пенсия артты

Индексациядән соң социаль түләүнең уртача күләме 9266 сум тәшкил итәчәк.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Россиядә 1 апрельдән пенсияләрне ике процентка индексацияләделәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Индексация дүрт миллионга якын россиялегә кагылды, аларның 3,2 миллионы социаль пенсия ала. Индексациядән соң социаль түләүнең уртача күләме 9266 сум тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, социаль пенсияләрне индексацияләү белән бергә, аерым категориягә караган гражданнарның да пенсиясе арта. Әлеге категориягә түбәндәгеләр керә: чакырылыш буенча армия хезмәтен узган хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары; Бөек Ватан сугышы ветераннары;  радиацион яки техноген һәлакәтләр вакытында зыян күргән гражданнар һәм аларның гаилә әгъзалары һ.б.

«Хәзер инвалид балаларга түләнә торган социаль пенсиянең күләме – 13 674, балачактан беренче төркем инвалидларныкы 13 674 сум тәшкил итәчәк. Сугышта җәрәхәт алу нәтиҗәсендә инвалид калган кешеләрнең пенсияләре индексациядән соң – 31,3 мең, ике пенсия алучы Бөек Ватан сугышы ветераннарыныкы 37,4 мең сумга кадәр артачак», - дип ачыклык керттеләр Пенсия фондында.

Реклама

 

Фото: https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев