Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россия ЮХИДИ башлыгы тизлек арттырган өчен штрафны катгыйландырырга тәкъдим итте

Тизлекне сәгатенә 20 километрдан 40 километрга кадәр арттыру – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда иң күп очракларның берсе.

Россия ЮХИДИ башлыгы Михаил Чeрникoв тизлек режимын бозган өчен штрафны катгыйландырырга тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Михаил Черников тизлекне сәгатенә 20 километрга арттырган очракта штраф күләмен яңадан карарга кирәк дип исәпли. Баш дәүләт автоинспекторы сүзләренчә, тизлекне сәгатенә 20 километрдан 40 километрга кадәр арттыру – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозудагы иң күп очракларның берсе.

Шул ук вакытта ЮХИДИ башлыгы мондый юл-транспорт фаҗигаләре бик җитди булуын билгеләп үтте.

 

1 мартка кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм Россия Транспорт министрлыгы тизлекне сәгатенә 10 километрдан 20 километрга кадәр арттырган өчен штраф кертү мәсьәләсе буенча тәкъдимнәрне бирергә тиеш.

Бүгенге көндә тизлекне сәгатенә 10 километрдан 20  километрга кадәр арттырган өчен штраф каралмаган.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев