Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россия җырчысы Кемерово фаҗигасендә зыян күрүчеләргә 15 млн биргән

Россия җырчысы һәм аның дуслары Кемеровода зыян күрүчеләргә ярдәм йөзеннән 15 млн акча биргән. Бу хакта Агаларов социаль челтәрдәге Instagram битендә хәбәр иткән. Ул "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендә булган хәл беркемне дә битараф калдыра алмый, дип билгеләп үткән. "Үземнең биш шәһәрдәге чыгышымның шәхси гонорарын Мөслим Магомаев фондына юллыйм, ул...

Россия җырчысы һәм аның дуслары Кемеровода зыян күрүчеләргә ярдәм йөзеннән 15 млн акча биргән. Бу хакта Агаларов социаль челтәрдәге Instagram битендә хәбәр иткән.

Ул "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендә булган хәл беркемне дә битараф калдыра алмый, дип билгеләп үткән.

"Үземнең биш шәһәрдәге чыгышымның шәхси гонорарын Мөслим Магомаев фондына юллыйм, ул аны Кызыл Хачның Кемерово бүлегенә зыян күргән гаиләләргә шәхси ярдәм программаларына җибәрә", - дип язган җырчы.

Аның игелекле гамәленә дуслары да кушылган - шулай итеп 15 млн акча җыелган. Әлеге акча ярдәм кирәк булучыларга тотылачак.

Агаларов иҗатын яратучылар аның бу гамәлен хуплап, рәхмәт белдергән. "Сезгә карап, хөрмәт, намус, бурыч төшенчәләренең буш сүзләр түгеллеген аңлыйсың. Булдыргансың. Синең алда баш иябез. Үзегезгә дә сәламәтлек телибез", - диелгән рәхмәт сүзләрендә.

Бүген, 28 мартта, ил күләмендә матәм чаралары булу сәбәпле, Эмин Агаларовның Төмәндә булачак концерты кичектерелгән. Татарстанда да шулай ук бүген күңел ачу чаралары булмаячак.Россия җырчысы Эмин Агаларов һәм аның дуслары Кемеровода зыян күрүчеләргә ярдәм йөзеннән 15 млн акча биргән. Бу хакта Агаларов социаль челтәрдәге Instagram битендә хәбәр иткән.

Реклама

Ул "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендә булган хәл беркемне дә битараф калдыра алмый, дип билгеләп үткән.

"Үземнең биш шәһәрдәге чыгышымның шәхси гонорарын Мөслим Магомаев фондына юллыйм, ул аны Кызыл Хачның Кемерово бүлегенә зыян күргән гаиләләргә шәхси ярдәм программаларына җибәрә", - дип язган җырчы.

Аның игелекле гамәленә дуслары да кушылган - шулай итеп 15 млн акча җыелган. Әлеге акча ярдәм кирәк булучыларга тотылачак.

Агаларов иҗатын яратучылар аның бу гамәлен хуплап, рәхмәт белдергән. "Сезгә карап, хөрмәт, намус, бурыч төшенчәләренең буш сүзләр түгеллеген аңлыйсың. Булдыргансың. Синең алда баш иябез. Үзегезгә дә сәламәтлек телибез", - диелгән рәхмәт сүзләрендә.

Бүген, 28 мартта, ил күләмендә матәм чаралары булу сәбәпле, Эмин Агаларовның Төмәндә булачак концерты кичектерелгән. Татарстанда да шулай ук бүген күңел ачу чаралары булмаячак.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев