Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россия WorldSkills Juniors һәм Future Skills бәйгеләрендә 58 алтын медаль яулады

Россия Федерациясе командасы 22 көмеш һәм 12 бронза медаленә лаек дип табылды.

(Казан, 26 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). WorldSkills халыкара чемпионат кысаларында узган WorldSkills Juniors һәм Future Skills бәйгеләрендә Россия Федерациясеннән конкурсантлар 58 алтын медаль яулады. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында үтте.

Россия Федерациясе командасында шулай ук 22 көмеш һәм 12 бронза медаль булды.

WorldSkills KAZAN 2019 чемпионаты бәйгеләрендә барлыгы 66 илдән 1600 конкурсант 56 компетенциядә көч сынашты. 

Татарстаннан Тимерлан Рәхмәтуллин «Мобиль кушымталар эшләү» компетенциясендә, Никита Барышев "Сәнәгать дизайны" компетенциясендә, Виктория Малецкова "Цифрлашкан модельер" компетенциясендә, Илария Баһаветдинова "Ресторан сервисы", Ренат Әхмәтшәрипов "Композитлар технологияләре" компетенциясендә алтын медаль яулады. 

Иртәгә “Казан Арена” стадионында чемпионатның йомгаклау тантанасы үтәчәк.

 

 

Фото: Владимир Васильев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев