Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россия студентларының яртысы эшләп укый

Күпчелек студентлар үз белгечлеге буенча эшләми.

(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ"). Россия югары уку йортлары студентларының 51 проценты эшләп укый. Бу хакта "Известия" Югары икътисад мәктәбенең 2017 елгы "Россия яшьләре: мәгариф һәм фән" дигән докладына сылтама биреп яза.

Тикшеренү мәгълүматлары буенча, студентларның 70 проценты атнага - 27 сәгать, ягъни стандарт 40 сәгатьлек эш атнасы буенча эшли. Эшләүче студентларның 54 проценты үз финанс ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен хезмәт куя. Бары 28 проценты гына кирәкле тәҗрибәгә ия булу өчен эшли. Аларның 60 проценты үз белгечлеге буенча эшләми.

Тикшерү күрсәткәнчә, эш бирүчеләр чыгарылыш укучысының дипломына түгел, ә беренче чиратта, тәҗрибәсенә карый.
Әлеге сораштыруда илнең 50 төбәгеннән 3,3 мең студент һәм 1 меңгә якын эш бирүче катнашкан.

Мәскәү шәһәр педагогик университет ректоры Игорь Реморенко фикеренчә, бакалавриат программасы буенча укучы студентлар үзләрен укуга багышларга тиеш, ә магистрларга һөнәр буенча тәҗрибә туплар өчен белгечлек буенча эшләү мөһим.

Россия студентлар профсоюзы рәисе Алексей Казак белдерүенчә, яшьләр айлык 1,5 мең сумга якын стипендиянең аз булуы сәбәпле эшләргә мәҗбүр. Эксперт фикеренчә, стипендияне яшәү минимумына кадәр арттырырга кирәк. 2017 елның икенче кварталында яшәү минимумы 10,3 мең сумга якын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев