Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россия Президенты хайваннарга карата җаваплы мөгамәлә турындагы законны имзалады

Закон проекты сигез ел дәвамында Дәүләт Думасында тикшерелде, 2018 елның 19 декабрендә ул өченче укылышны узды.

Россия Президенты Владимир Путин хайваннарга карата җаваплы мөгамәлә турындагы законны имзалады. Документ 27 декабрьдә рәсми хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

19 декабрьдә әлеге закон Дәүләт Думасында өченче укылышны узды, 21 декабрьдә аны РФ Федерация Советында хупладылар.

Закон проекты Дәүләт Думасына 2010 елда тапшырылган иде, бер елдан соң ул тәүге укылышны узды. Дәүләт Думасының экология һәм әйләнә-тирә мохит комитеты башлыгы Владимир Бурматов билгеләп үткәнчә, парламентарийлар закон проекты текстын Россия хокук яклау оешмалары белән килештергән.

 

Яңа закон нигезендә, илдә ниндидер сылтау белән хайваннарны үтерү, шулай ук сәүдә үзәкләрендә зоопарклар оештыру тыела, этләрне һавада йөртү өчен аерым кагыйдәләр билгеләнә һ.б.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев