Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россия пенсионерлар өчен иң уңай булмаган илләр "бишлеге"нә кергән

Глобаль пенсия рейтингында Россия исемлек ахырында Бразилия, Греция һәм Һиндстан белән янәшә тора.

(Казан, 20 июль, "Татар-информ"). Россия пенсионерлар өчен иң уңай булмаган илләрнең топ-5 рейтингына эләккән. Natixis финанс корпорациясенең 43 дәүләттән торган Global Retirement Index исемлегендә Россия 40нчы баскычта, дип яза "Газета.Ru".

Рейтингны төзүчеләр теге яки бу илдә пенсиягә чыгучылар өчен сәламәтлек саклау өлкәсе, пенсия күләме, илдәге тормыш сыйфаты һәм гражданнарның матди иминлеге ни дәрәҗәдә уңайлы булуын бәяләгәннәр. Һәр үзенчәлек 0дән 100 процент үсеш шкаласы арасында билгеләнгән.

Рейтинг башында Норвегия (86 процент уңайлы шартлар), Швейцария (84 процент), Исландия (82 процент), Швеция һәм Яңа Зеландия (80шәр процент) танылган.

Топ-10лыкка шулай ук Австралия, Германия, Дания, Нидерланд һәм Люксембург кергән.

Быел өч иң түбән урынны Бразилия (41 процент), Греция (40 процент) һәм Һиндстан (12 процент) яулаган. Россия күрсәткечләре 2017 елда - 36, 41, 58 һәм 47 процент (нәтиҗәдә - 45 процент) булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев