Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россия паспортларының бер өлеше техник сәбәпләр аркасында «гамәлдә түгел» дип танылды

Һәр кеше үз паспортын онлайн тикшереп карый ала.

Паспорт базаларын берләштерү нәтиҗәсендә, Россия гражданнары паспортларының бер өлеше «гамәлдә түгел» дигән статус алды. Паспорт хуҗалары бу турыда көтмәгәндә, кредит оешмасына баргач, кибеттә һ.б. да белеп ала.

1997 елдан паспортлар турында мәгълүматлар Федераль миграция хезмәтенең төрле базаларында урнашкан иде. 2006 елда аларны «Россия паспорты» Бердәм мәгълүмати автоматлаштырылган системага берләштерделәр. Төрле системалардан мәгълүматны җыйганда кайбер паспортларның статусы «гамәлдә түгел» дип куелды. Баштарак мондый «гамәлдә түгел» паспортларның саны 1,5 млн дип исәпләнгән булса, соңрак Эчке эшләр министрлыгында бу мәгълүмат кире кагылды, әмма төгәл сан да әйтелмәде.

 

Паспорт гамәлдәме-юкмы икәнен тикшереп карау өчен, һәр кеше Эчке эшләр министрлыгының миграция сораулары буена баш идарәсенең рәсми сайтына кереп карый ала: http://сервисы.гувм.мвд.рф/info-service.htm?sid=2000

Фото: https://pixabay.com | RJA1988

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев