Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россия Хөкүмәте пенсия яшен арттыруның өч юлын караячак

Бүген Медведев катнашында узган киңәшмәдә пенсия реформасы механизмнарын йомшарту мәсьәләре турында фикер алышалар.

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев бүген уздырган киңәшмәдә пенсия яшен арттыруның өч юлы турында фикер алышачаклар, дип хәбәр итә РБК, үз чыганакларына сылтама белән.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы пенсия яшен арттыруның ике вариантын тәкъдим итәчәк. Беренче вариантта ир-атларның пенсиягә чыгу яшен 65 яшькә кадәр, хатын-кызларныкын 60 яшькә кадәр арттырырга тәкъдим ителә. Министрлык шулай ук икенче вариант – ир-атларның пенсия яшен 62гә, хатын-кызларныкын 60 яшькә күтәрергә тәкъдим итте.

 

Россия Финанслар министрлыгы тагын бер вариант тәкъдим итәчәк – ир-атлар өчен пенсия яшен 65 яшь, ә хатын-кызларга 63 яшь итү карала.

Киңәшмәдә пенсиягә вакытыннан алдан чыгу мәсьәләсе буенча да фикер алышачаклар, дип сөйләгән әлеге басма чыганагы.

 

Фото: https://www.oblgazeta.ru/news/32245/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев