Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россия халкының күпчелеге мәктәпләрдә гаджетларны тыю яклы

Россия мәгариф министры Ольга Васильева фикеренчә, мәктәпләрдә кәрәзле телефон куллануны тыю, уку барышына уңай йогынты ясаячак.

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Россия халкының дүрттән өч өлеше - 73 проценты мәктәпләрдә телефон һәм башка төр гаджетлар куллануны тыю идеясен хуплаган. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләре турында ТАСС хәбәр итте.

Халыкның 83 проценты телефоннар һәм смартфоннар уку процессына начар йогынты ясый дип исәпли. Җавап бирүчеләрнең 69 проценты белем бирү оешмаларында гаджетлар куллануны тыю уңай нәтиҗә бирер дип көтә. Шул ук сандагы гражданнар, әлеге чикләүләр барлык яшьтәге мәктәп укучыларына да кагылырга тиеш дип саный.

Укучыларның әти-әниләре (73 процент) һәм башка җавап бирүчеләр дә (74 процент) мәктәпләрдә смартфоннарны тыю кирәк дип исәпли. Балаларында гаджетлар булмаган әти-әниләр күпчелек очракта (91 процент) тыюны яклап тавыш бирә.

Респондентларның 17 проценты  гаджетларны тыю балаларның мәктәптә өлгерешенә йогынты ясамый дип уйлый.

    Бөтенроссия инициативалы сораштыруын "ВЦИОМ-Спутник" 7 сентябрьдә уздырган. Анда 18 яшьтән өлкәнрәк 1600 россияле катнашкан.

Алдарак, Россиянең мәгариф министры Ольга Васильева балаларның дәресләр башланыр алдыннан гаджетларын тапшырып калдыруны яклап чыккан иде.

 

Фото: https://pixabay.com/photo-3310208/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев