Саба ТВ

Россия халкын нинди счетчик куярга мәҗбүр итәчәкләр?

2021 елдан башлап "акыллы" счетчиклар куела һәм аның күрсәтмәләрен кертәсе булмый.

Россиядә электр энергиясен хисаплый торган интеллектуаль счетчикларны 2021 елдан башлап урнаштырачаклар. Әлеге вакытта тиешле закон проектына төзәтмәләр әзерләнә. Бу турыда Россия энергетика министры урынбасары — «статс-секретаре» Анастасия Бондаренкога сылтама белән «Российская газета» язды.

Зур оешмалар бу счетчикларны үзләре урнаштырырга тиеш була. Кече, урта бизнес оешмаларына, торак йортларга мондый счетчикларны куюны челтәр оешмаларына һәм энергия белән тәэмин итүчеләргә йөклиләр, дип сөйләгән Бондаренко.

Түләү бәяләре әлегә төгәл билгеле түгел. Мондый счетчиклар экономиягә һәм электр энергиясен югалтуны чикләүгә китерәчәк, дигән ул.

Тарифлар артуы инфляция белән чикләнәчәк.

Закон кабул ителеп, өч ай узгач, гражданнар счетчик алмаштырмый һәм аның күрсәтмәләрен кертми. Тәэминатчы оешма күрсәтмәләрне үзе алып, үзе хисап тотарга бурычлы була.

2021 елга кадәр счетчикларны интеллектуаль булмаганына алмаштыру мөмкин. Шуннан соң бары тик интеллектуаль счетчик кую гына каралган. Аның бәясе дә әлегә төгәл билгеле түгел.

 

Фото: Рамил Гали

https://intertat.tatar

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: