Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россия хоккейчыларының медальләрен кире алмаслармы?

Россия хоккейчыларының тәбрикләү тантанасында дәүләт гимнын җырлаган өчен алтын медальләрен кире алмаслармы? Социаль челтәрләрдә әнә шундый хәбәр таралды.

Билгеле булганча, Халыкара Олимпия комитеты (ХОК) Россия спортчыларны дәүләт гимнын җырлауны тыйган иде. Шундый ук карарның хәтта тамашачыларга карата да кабул ителүче турында сүзләр йөрде. Әмма анысы чынга ашмады. Бүген исә хоккей турнирының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында ХОК гимны яңгырый башлагач, спортчылар тамашачылага кушылып Россия гимнын җырлый башлады. Моны эшләү тыелган, әмма җәзасы билгеләнмәгән. Шуңа күрә беркем дә команданың медальләрен тартып ала алмаячак. Әмма ХОК түрәләре бу вакыйганы башка вакытта искә төшерергә мөмкин, ди белгечләр.

http://vatantat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев