Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россия хөкүмәте 2018 ел өчен календарь буенча ял көннәрен раслады

Россиялеләр 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ун көн ял итә ала.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Россия хөкүмәте 2018 ел цчен календарь буенча ял көннәрен раслады. Әлеге карарны 14 октябрь көнне Дмитрий Медведев имзалаган.

Әлеге карар нигезендә 6 һәм 7 гыйнвар көннәре шимбә һәм якшәмбе булганлыктан, 9 мартка һәм 2 май көннәренә күчереләчәк. 28 апрель, 9 июнь һәм 29 декабрь шимбә көн яллары 30 апрельгә, 11 июньгә һәм 31 декабрьгә күчерелә.

Шул рәвешле, россиялеләр 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ун көн, 23 февральдән 25 февральгә кадәр өч көн, 8 марттан 11 мартка кадәр дүрт көн, 29 апрельдән 2 майга кадәр дүрт көн, 9 майда бер көн, 10 июньнән 12 июньгә кадәр өч көн һәм 3 ноябрьдән 5 ноябрьгә кадәр өч көн ял итә алачак.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев