Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Россия Германияне узып китәчәк»

14-19 октябрь көннәрендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Әбу-Даби шәһәрендә 44нче «WorldSkills» эшче һөнәрләр чемпионаты узачак. Татарстаннан ярышка сигез яшь белгеч бара.

«WorldSkills»та дөньяның 77 иленнән барлыгы 1300 белгеч катнаша. Алар 50 белгечлектә һөнәри осталыгын күрсәтергә тиеш. Безнең егет-кызлар - чемпионатка бару өчен берничә еллык сынау үтеп, ил җыелмасына кергән яшьләр.
Дөнья чемпионатларында көч сынаша алган белгечләрне әзерләү өчен, шундый ук югары дәрәҗәдәге укытучылар да кирәк бит әле. «WorldSkills»та аларны эксперт, ягъни белгеч дип йөртәләр. Казан политехник көллияте мөгаллиме, «Суыткыч техникасы һәм кондиционер урнаштыру» компетенциясе белгече Ольга Логушкина - Россия җыелмасы өчен ике катнашучы әзерләгән кеше. Айнур Кәримуллин милли чемпионатта җиңеп, ил җыелмасының киңәйтелгән составында булса, Вадим Поляков - Әбу-Дабига киткән Татарстан егете.

- Вадимны төрле яктан әзерләдек, сынадык. Кайвакыт биремнәрдә үзем дә техниканы бозып куям, ул төзексезләндерелгән җирне табарга тиеш. Моның өчен өстәмә балл бирәләр. Ярыш барышында катнашучылар башта җылылык алмашучы модельне ясарга, аннары суыткыч корылмасы ясарга, соңыннан аларны тоташтырырга тиеш. Теләсә кемне эретеп ябыштырырга өйрәтергә мөмкин, иң авыры: электр энергиясе белән эшләү. Кайвакыт электр энергиясен укучыларга янәдән өйрәнергә туры килә, - ди Ольга.
Татарстан егетенә Германия белән Япония көндәш икән. Алар дөньяда үзләрен иң яхшы белгеч буларак күрсәтергә өлгергән илләр.

- Германия чемпионатның башлангычында торган, шуңа да алар - лидер. Россия­дә исә чемпионат 2015 елдан гына башланды. Берничә елдан без аларны узып китәчәкбез, - ди Ольга.
Шунысын әйтергә кирәк, «Суыткыч техникасы һәм кондиционер урнаштыру» компетенциясе - чемпионатта иң кыйммәтле ярышларның берсе. Монда бер катнашучыга ярыш өчен төрле кирәк-яраклар әзерләү өчен генә дә 1 миллион сум акча кирәк.

Фото: Inlytkarino.ru

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев