Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россия Дәүләт Думасы беренче бала тугач түләнә торган пособиеләр турында закон кабул итте

2018 елда пособиенең уртача күләме - 10 523, 2019 елда - 10 836, 2020 елда 11 143 сум тәшкил итәчәк.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Әлеге пособиене илдә даими яшәүче гражданнар алырга хокуклы. Ярдәм балалары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган гаиләләргә күрсәтеләчәк.

Шул ук вакытта, гаиләнең җан башына туры килгән кереме билгеле бер төбәктә хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр артып китәргә тиеш түгел.

2018 елда пособиенең уртача күләме - 10 523, 2019 елда - 10 836, 2020 елда 11 143 сум тәшкил итәчәк.

Түләүләр бер елга билгеләнәчәк. Әлеге вакыт узганнан соң, яңа гариза тапшырырга кирәк. Балага 1,5 яшь тулгач, акча бирүдән туктаячаклар.

Пособиеләрне субъект хакимиятләре билгеләячәк. Шул ук вакытта, алар әлеге вәкаләтләрне җирле үзидарә органнарына да тапшыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев