Реклама
Беренче урын алучыларга 45 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылган.
9-10 декабрьдә Пермьдә ир-егетләр арасында көрәш буенча Россия чемпионаты узды. Анда 30 төбәктән җыелган 160 көрәшче 9 авырлык үлчәвендә бил алышты.
Үз авырлык үлчәвендә җиңүчеләргә - 45 мең, икенчегә - 35 мең, өченче урында калучыларга 25 мең сум акчалата бүләк бирелгән.
Көрәш буенча быелгы Россия чемпионнары - Илсур Гыймадетдинов (Татарстан), Егор Егоян (Ханты-Манси), Азат Нурмөхәммәтов (Татарстан), Альберт Рәхмхтуллин (Ханты-Манси), Ренас Кәлимуллин (Татарстан), Ильмир Төхвәтуллин (Татарстан), Булат Мусин (Татарстан), Айвар Билалов (Татарстан), Сергей Павлик (Ульяновск).
Үз авырлык үлчәвендә яуланган 6 алтын медальдән тыш, Татарстан көрәшчеләре исәбендә Рамил Хәкимҗанов исәбендә - бер көмеш һәм Ранис Галимуллин белән Илфат Гыймадиевның ике бронза медале дә бар.
Сүз уңаеннан: Татарстан чемпионатына кертелмәгән чит төбәк көрәшчеләре Сергей Павлик белән Муса Галләмов (Мари Иле) Татарстан көрәшчесе Илфат Гыймадиевны өченче урында калдырып, финалда үзара очрашкан.
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз