Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россия АКШ һәм Канададан кош ите кертергә рөхсәт бирде

Россия Авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәте кош гриппы чыганагы булган урыннардан продуктлар кертүгә булган вакытлыча тыюларны бетерде.

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Россия Авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәте Россиягә АКШ һәм Канададан тере кош, инкубацион йомырка, кош ите һәм башка кошчылык продукциясе кертүгә булган вакытлыча тыюларны бетерде. Бу хакта RT агентлыгы ведомство материалларына сылтама белән хәбәр итә.

Россия Авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәте шулай ук Канададан кертелгән тере кошны, шулай ук АКШтан кертелгән тере кош, йомырка һәм кошчылык продукциясен Россиядә таратуга булган тыюны бетерде.

Продуктлар кертү кош гриппы булу сәбәпле чикләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев