Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Роспотребнадзорда коронавирусның активлыгы кайчан кимиячәген фаразладылар

Хәзерге вакытта 42,7 миллионнан артык авыру йоктыру очрагы теркәлгән, 1,1 миллионнан артык пациент вафат булган.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Төрле илләрдә Коронавирус кимендә ел ярым актив булырга мөмкин, дип белдерде РИА Новости агентлыгына Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының клиник-аналитик эш буенча директор урынбасары Наталья Пшеничная.

Ул билгеләп үткәнчә, төрле илләрдә һәм төбәкләрдә даими рәвештә COVID-19 очраклары тиз үсә торган «кайнар нокталар» барлыкка киләчәк.

Элегрәк Пшеничная РИА Новости агентлыгына хәбәр иткәнчә, Россиядә COVID-19 авыруы белән хәл, мөгаен, февраль–март айларында кискенләшер, күрсәткечләрнең кимүен киләсе елның җәендә генә көтәргә кала.

Коронавирус пандемиясе бөтен илләрне диярлек колачлады. Хәзерге вакытта 42,7 миллионнан артык авыру йоктыру очрагы теркәлгән, 1,1 миллионнан артык пациент вафат булган.

Россиядә инфекцияне миллион ярымнан артык кеше йоктырган, шуның 1,15 миллионга якыны сәламәтләнгән, 26 меңнән артык пациент үлгән. Узган тәүлек эчендә 17,3 меңгә якын инфекцияләү очрагы ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев