Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Роспотребнадзор: Татарстанда коронавирустан мәҗбүри вакцинация кертелми

Республикада Covid-19дан вакцинация профилактик прививкалар календаре буенча, иреклелек принцибын үтәп, эпидемиологик күрсәткечләр буенча уза.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева).Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән мәҗбүри вакцинация кертү планлаштырылмый. Бу хакта «Татар-информ»га Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татарстан Республикасында гражданнарның аерым категорияләре өчен яңа коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация үткәрү турында баш дәүләт санитар табибының карарын чыгару планлаштырылмый. Мондый вариант каралмый», — диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Реклама

Роспотребнадзорда республикада Covid-19дан вакцинация профилактик прививкалар календаре буенча, иреклелек принцибын үтәп, эпидемиологик күрсәткечләр буенча уза, дип өстәделәр.

Исегезгә төшерәбез, Мәскәү мэры Сергей Собянин башкаладагы коронавирус вазгыятен драматик дип атады һәм аерым категория гражданнар өчен Covid-19 инфекциясенә каршы өлешчә мәҗбүри вакцинация кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев