Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Роспотребнадзор: Күмәк чараларга өстәмә ковид-чикләүләр кертелмәде

Бүген Анна Попова ковид вәзгыяте начарлану сәбәпле, илдә күмәк чаралар кичектерелүе турында хәбәр сөйләгән иде.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә күмәк чараларга өстәмә ковид-чикләүләр кертелмәде, дип хәбәр итә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор).

«Хәзер күмәк чаралар үткәрү мөмкинлеге турындагы карарны төбәк башлыклары төбәкнең баш санитар табиблары белән бергә хәл итә. Ул эпидемиологик вәзгыятьне характерлаучы билгеле күрсәткечләрдән чыгып хәл ителә», диелгән ведомство сайтында.

Бу тәртип Россиянең баш санитар табибы 2021 елның 7 июлендә имзаланган карар белән билгеләнә, дип искәртелә.

Моңа кадәр Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова Хөкүмәт каршындагы Коронавируска каршы көрәш координацион советы президиумы утырышында, ковид вәзгыяте начарлану сәбәпле, илдә күмәк чаралар уздырылмавы турында хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев