Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Роспотребнадзор карбызны сабын белән юарга киңәш итә

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) Россия халкына сатып алу һәм куллану турында киңәшләрен җиткерә. Сатып алыр алдыннан аңа сертификат булуын белергә, өйдә исә аларны сабын белән юарга киңәш ителә. Бу хакта идарә тармагы хәбәренә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

"Санкцияләнгән сату урыннарында бакчачылык культураларын сатуда аларның сыйфатын һәм куркынычсыз булырга тиешлеген раслаучы тиешле документларның тулы пакеты (оешма тарафыннан бирелгән сертификат яки декларация); сатучыларның эш урынында шәхси медицина кенәгәләре, карбыз сатучы юридик затлар турында белешмә, үлчәү, эш сәгатьләре язылган элмә такта булырга тиеш", - диелгән әлеге хәбәрдә.

Роспотребнадзор хезмәткәрләре юл буйларында карбыз һәм кавын сатылуның тыелуын да җиткерә. Андый сәүдә нокталарында аларга тиешле санитар экспертиза үткәрелми. Шуның белән бергә, карбызлар автомобильләрдән чыгучы газлардагы авыр металларны сеңдерергә мөмкин.

"Карбызларны кисәр алдыннан аларны сабынлы җылы су белән яхшылап юу кирәк. Шулай итмәгәндә аның кабыгындагы зарарлы микроорганизмнар эләгеп, эчәк инфекциясе китереп чыгарырга мөмкин" -диелгән хәбәрдә.

http://www.tulachi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев