Төркемнең соңгы турында Россия-Мексика командалары матчы - 1:2, Португалия-Яңа Зеландия җыелмалары уены - 4:0 исәбе белән төгәлләнде.
Шулай итеп, төркем этабын Португалия җыелмасы беренче урында төгәлләде. Мексика - икенче, Россия өченче баскычта.
Португалия һәм Мексика командаларының ярымфиналдагы пары бүген, "В" төркемендәге соңгы тур уеныннан соң билгеле булачак.
Шунысын да әйтергә кирәк, Португалия командасы ярымфиналны 28 июньдә Казанда уздыра.