Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Һәркем үз эшендә булсын

Ватанны саклау - хатын-кыз эше түгел. Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодинның гүзәл затларны хәрби хезмәткә җибәрү-җибәрмәү мәсьәләсендә фикере катгый. Кичә Хөкүмәт йортында узган брифингта бу хакта сүз чыккач та дәшми кала алмады ул.

Хәтерләсәгез, күптән тү­гел Россиядә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова хатын-кызлар да хәрби хезмәткә алынырга тиеш дигән бел­дерү белән чыккан иде. Гүзәл затларның Ватан сагында тормавын аларның хокукларын бозу дип атаган иде ул. "Безнең илдә хатын-кызлар­ны хәрби хезмәткә җибәрү мәсьәләсе беркайчан да көн кадагына куелмады. Ватан сагында тору өчен ир-атлар бар бит. Бөек Ватан сугышында хатын-кызлар ирләр белән иңгә-иң сугышкан. Хә­зер ир-егетләр белән бергә кызлар да белем ала торган хәрби уку йортлары бар. Кыз­лар контракт буенча хезмәт тә итә ала. Рос­сиядә андый очраклар бар, республикада юк. Татарстандагы гүзәл затлар үз эше белән генә шөгыль­ләнсен иде", - диде бу уңайдан Погодин.

Хәрби комиссар сүзлә­ренә караганда, быелгы язгы чакырылышта Татарстаннан 19 мең егет хәрби хезмәткә каралу өчен комиссиягә чакырылган. Шуларның 4 меңе армиягә алынган. Ил күлә­мендә исә хәрби хезмәткә 142 мең егет чакырылган булган. Татарстаннан хәрби хезмәткә алынган егетләр­нең 13,5 проценты махсус билгеләнешле гаскәрләргә, Хәрби Һава Көчләре белән Хәрби Диңгез Флотына озатылган. Моннан тыш Хәрби Һава Көчләренә махсус 41 укчы-парашютист та әзер­лән­гән. 20 егет исә альтернатив хезмәтне сайлаган. "Быелгы язда хәрби хезмәткә әзерлек дәрәҗәсе 75,5 процент тәшкил итте. Чагыштыру өчен: узган елның язында бу күрсәткеч 74,5 процент иде", - ди Погодин. Изге бурычка әзерлек дәрәҗәсе артса да, ир-егетләр арасында койрыкны сыртка салып йөрүчеләр дә җитәрлек. Быелгы чакырылышта да 62 егетнең армиягә барудан качып йөрүе ачыкланган.

Армия тормышы белән бәйле шомлы хәбәрләр әле дә булса ишетелеп торган шартларда бу күренешкә дә аптырарлык түгел кебек. Хә­терләсәгез, 4 июнь көнне Уссурийск станциясендә Татарстаннан хәрби хезмәткә алынган 18 яшьлек егет вагоннан сикергән иде. Ул авыр хәлдә Читаның хәрби госпи­таленә озатылды. Шул чакта егетне әлеге адымга этәргән сәбәпләргә кагы­лыш­лы бик күп имеш-ми­меш­ләр йөрде. Әмма төгәл сәбәп әле дә булса билгесез. "Бүген бу егет Чита госпиталендә дәвалана. Аның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә, мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә. Әнисе - янәшәдә, аның белән элем­тәдә торабыз. Аңа акчалата ярдәм күрсәттек. Госпиталь башлыгы белән дә элемтәдә торам. Хәле яхшыргач, аны Мәскәүгә яки Татарстанга күчерергә мөмкин булачак. Ул, сәламәтлеге какшау сәбәп­ле, армия хезмәтеннән азат ителәчәк. Хәзерге вакытта җирле хәрби прокуратура әлеге факт буенча тикшерү алып бара", - дию белән генә чикләнде Погодин.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев