Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ризык һәм диета турында 6 миф

«Файдалы» диеталар, ризыкның составы, вегетарианлык яисә инде симерү белән бәйле медицина проблемалары кебек темалар тирәсендә күп мифлар йөри. Без барысын берьюлы тикшерә алмасак та, бу тупланмада берничәсеннән башларга булдык.

Симерүнең төп сәбәбе - чамадан тыш туклану

Башка сәбәпләр дә була ала

Симерүнең бер генә сәбәбе була алмый. Генетик яктан симерүгә хирыслык булырга мөмкин, эчке секреция бизләре системасы авырулары да йогынты ясый ала, мәсәлән, калкансыман биз, бөер өсте бизләре, җенси органнарның авырулары, гипофиз һәм гипоталамус аномалияләре шундый роль башкара ала. Симерүгә яшь үзгәрешләре дә үз өлешләрен кертә, мәсәлән климактерик яки климактерик алды чорында, шулай ук авырлы вакытта, бала табу вакытында тән авырлыгын арттыра торган гормональ үзгәрешләр күзәтелә.

Әмма шуны истә тотарга кирәк, майның организмда кирәгеннән артык җыелуы ашамлыклар аша гына мөмкин. Организмга кирәгеннән артык калорий җыелуының башка механизмы юк. Симерүнең авыр формалары белән интегүчеләрдә ашамлыкка булган мәхәббәт патологик характерга ия. Биредә наркотикларга һәвәслек, эчкечелек, тәмәке тарту белән охшашлыклар китерергә була. Уртача туклану җитәрлек булмый һәм ризыктан рәхәтлек алу өчен, кеше мөмкин кадәр күбрәк ашый. Асылда бу ризык наркоманиясе. Симерү белән интегүчеләрнең 95%ы кирәгеннән артык ашау аркасында газап чигә. Физик активлыклыкның азлыгы да әһәмияткә ия.

Юрий Яшков, медицина фәннәре докторы, профессор, Бариатрия хирурглары җәмгыяте президенты, Симерү хирургиясенең халыкара федерациясе (IFSO) советы әгъзасы

Натрий глутаматы - ул яңа «ак үлем»

Бу арттырып әйтү

Глутамат - безнең баш миенең төп ярсыту медиаторы. Әлеге матдәне синтезлап һәм бүлеп чыгарып, нейроннар төп мәгълүмат агымнарын - сенсорлыларны, хәтер белән бәйле булганнарын һәм башкаларын тапшыра. Моннан тыш, глутамат иң нык таралыш тапкан ризык аминокислотасы булып санала. Без сөт, ипи, ит аксымнарыннан да шундый молекулалар алабыз дигәнне аңлата бу. Ашамлык глутаматлары баш миенә килми дисәк тә була. Моның өчен без аерым нерв күзәнәкләренә - олигодендроцитларга рәхмәтле булырга тиешбез. Олигодендроцитлар, каннан нейроннарга барган матдәләр хәрәкәтен контрольдә тотып, кан тамырларын тыгыз итеп әйләндереп алалар. Әгәр дә бу булмаса, теләсә кайсы ашалган котлет яки кабартма безнең нерв структураларының кирәкмәгән активлашуына китерер иде. Шул ук вакытта, чиста килеш кулланылган (ягъни аксымнарны әкренләп үзләштергәндә эчәклек аша килмәгән) берничә грамм глутамат чамадан тыш ярсыта ала.

Ни өчен соң чиста глутамат ашарга кирәк? Эш шунда ки, без әлеге молекулага салкын карамыйбыз шул. Эволюция, тәм тою системасын ризыкның химик анализына көйләп, тәнебезгә кирәк булган аксымлы ризыкның төп билгесе итеп нәкъ менә глутаматны билгеләде. Шуның аркасында, глутаматны куллангач, без генетик механизмда уңай эмоцияләр кичерәбез (баллыны ашаганда кебек). Нәтиҗәдә, глутамат - иң мөһим ашамлык өстәлмәсе, аның «итле» тәмен кайчандыр япон физиологлары диңгез кәбестәсеннән ясалган соуста тапканнар иде. Шуннан соң глутаматны чиста килеш (Е620-629) куллана башладылар, төрледән-төрле ризыкларга өстәргә тотындылар. Вакыт-вакыт глутаматны күп нәрсәдә гаеплиләр, хәтта "ак үлем" исеме белән дә атыйлар. Дөресен генә әйткәндә, бу арттыру, чөнки көн барышында олы кеше аны 5-10 грамм куллана. Шуңа күрә, әгәр глутаматны ризыкта ит тәмен арттыру өчен кушсак, бер начар әйбер дә булмый. Әлбәттә, чамадан тыш куллану яхшы түгел.

Вячеслав Дубынин, биология фәннәре докторы, Мәскәү дәүләт университетының биология факультетында кеше һәм хайваннар физиологиясе кафедрасы профессоры, баш мие физиологиясе өлкәсендә белгеч.

Геннары үзгәртелгән яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр гади ризык кебек тәмле түгел

Әлбәттә, бу алай түгел

//Foodiesfeed

Әгәр дә сезгә помидорның "пластик" тәмлесе эләксә, бу аның геннары үзгәртелгән (ГМО) дигән сүз түгел. Соңгы вакытта сортлар үзләре, аларны үстерү технологияләре һәм җыю процессы гына үзгәргән. Еш кына органик ризыклар ңда зур кибетләрдә алынганнар белән чагыштырганда, тәм һәм сыйфаты ягыннан уңай якка аерылмый.

Кешелек дөньясын ашату өчен, яңа интенсив технологияләр эзләргә туры килде. Нәфис һәм йомшак помидорларны еракка алып китеп булмый, ә бит аларны бүгенгесе көндә комбайннар җыя. Димәк, алар ныклы, бер зурлыкта һәм калын кабыклы булырга тиеш. Башка яшелчә, җиләк-җимешләр белән дә шундый ук хәл. Бу гомуми тренд - без сан хисабына сыйфатны калдырырга мәҗбүрбез. Югыйсә, әгәр бу я берәм-берәм генә җитештерелгән тауар яки махсус шартларга үстерелгән яшелчә яки җиләк-җимеш булса, аның бәясе коточкыч кыйммәт булып, аны кулланучыларның төп катламы сатып алалмаячак.

Кайбер җирләрдә шундый караш яшәп килә: имеш, әгәр ике помидорны алып, аларны стенага атсаң, изелеп акканы - чын, ә кирегә сикергәне - ГМОлы булып санала. Әлбәттә, моны шаяру буларак кына кабул итәргә була. Әмма ризыкның сыйфатын бәяләгәндә җитди проблема да бар. Бу «натуралистик хата» дип атала, ягъни натураль, табигый белән файдалыны тәңгәлләштерү. Чынлыкта бу бер дә алай түгел бит: стрихнин да, тәмәке дә, кураре дә - болар бар да натураль әйберләр.

Геннары модификацияләнгән үсемлекләрнең беренче дулкыны фермерларны кызыктыруга юнәлтелгән иде. Алар корткычларга һәм гербицидларга каршы чыдам булдылар, алар соң өлгерәләр иде, әмма кулланучы аерым өстенлекләрне сизмәде дә.

Хәзерге вакытта геннары модификация кичергән үсемлекләрнең икенче, хәтта өченче дулкыннары бара. Мәсәлән, аларда май кислоталарының композициясе үзгәргән, сүз омега-туендырылмаган кислоталар турында бара. Рационыбызда шундый үсемлекләрне кулланып, без йөрәк-кан тамырларындагы авырулар куркынычын киметәбез.

Шикәр һәм аны алмаштыручыларның композициясе үзгәрүе шулай ук ризыкның табигый азык кыйммәтен үзгәртә. Яшелчәләрдә алыштыргысыз аминокислоталар күбәя. Бу киләчәк эше, ләкин тиздән инде лабораторияләрдә тикшеренүләр үтә башлаячак. Сүз шул хакта бара: галимнәр бу проблема өстендә эшлиләр. Әлеге организмнар кулланучыга, аның тормышын яхшыртуга юнәлгән.

Дмитрий Дорохов, биология фәннәр кандидаты, РФА «Биоинженерия» үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре

Хәзерге заман кешесе ит ашарга/вегетариан булырга тиеш, чөнки «әби-бабаларыбыз шулай яшәгән»

Ике очракта да бу картина тулы түгел

//Foodiesfeed

Миллион еллар приматлар бар әйберне ашаучы булып саналганнар. Борынгы әби-бабалар җиләк-җимешне һәм бөҗәкләрне, йомырканы һәм кошчыкларны, кәлтәләрне һәм чикләвекне ашаганнар. Хәзерге заманда яшәгән барлык приматлар да, ничек кенә карасаң да, бөтен нәрсәгә ашаучы булып саналалар.

Акыл дәрәҗәсенең бик тиз күтәрелүе, баш миенең үсеше һәм хезмәт эшчәнлеге нәкъ менә әби-бабаларыбыз ит ашый, антилопаларны, хәтта филләрне аулый башлагач башлана. Шушы вакыттан алып, көндәлек рационда итнең өлеше үсә бара, бу инде ике ярым миллион ел бара. Шулай булгач, хәзерге кеше вегетарианлык аркасында түгел, ә барысын да ашаганга, шул исәптән, ит белән дә тукланганга күрә барлыкка килгән.

Станислав Дробышевский, биология фәннәр кандидаты, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты биология факультетының антропология кафедрасы доценты, "Антропогенез.ру" порталының фәнни редакторы.

Файдалы һәм зыянлы калорияләр була

Бу өлешчә генә дөрес.

//Foodiesfeed

Без ашаган ризыкның энергетик кыйммәте калорияләрдә үлчәнә. Калория - ул бары тик "ягулык" кына, ул "файдалы" яки "зыянлы" була алмый, ул кирәк һәм шуның белән бетте. Ә икенче яктан, барысы да ашаган ризык күләме, рационның балансы һәм алып барган яшәү рәвеше белән бәйле. Билгеле булганча, безнең организмыбызның теләсә нинди төрдәге активлыгына энергия кирәк. Сүз физик йөкләнешләр турында гына түгел, ә акыл хезмәте хакында да бара, шулай ук без уйлап та карамаган тормыш эшчәнлеге процесслары, йөрәк тибеше, сулыш алу, ашказаны трактларының мотор активлыгы һәм башкалар турында да бара (физик тынычлык вакытында организмны эшләтү өчен кирәкле булган иң минималь энергия төп алмашу дип атала).

Кирәкле калорияләрне без ризыкның төп компонентларыннан алабыз: аксымнар, майлар, углеводлар (күмерсулар). Һәрберсенә булган ихтыяҗ аерым кешенең яшәү урынына, җенесенә, яшенә, физик халәтенә, яшәү рәвешенә бәйле рәвештә үзгәрә. Сәламәт кеше рационының энергетик кыйммәтләргә кертелгән ризык компонентлары уртача шушындый тәртиптә бүленә: якынча 55%ы углеводларга, 33%ы майларга, 14%ы аксымнарга туры килә. Әгәр кеше үзенең гадәттәгечә саналган активлыгына кирәгеннән артык калория кулланса, яисә аның ашказаны балансы бозылса, барлык артык әйберләр дә май тукымаларына кереп бара. Әлеге күзлектән караганда, «зыянлы» калорияләр - ул артык калорияләр.

Елизавета Хиразова, биология фәннәре кандидаты, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты биология факультетының кеше һәм хайваннар физиологиясе кафедрасы ассистенты

Симерү барыннан да бигрәк АКШта таралган

Бу дөрес

Төрле мәгълүматларга караганда, анда балигъ яшьтәге халыкның яртысыннан күбрәге артык тән массасы һәм симерүдән газап чигә. Икътисадый яктан үскән илләрдә халыкның 8-10%ы симерүнең иң авыр формасы - морбид симерү белән интегә. Аурупада һәр икенче кеше йә симерүдән, йә артык тән авырлыгыннан интегә. 30-35% кешегә "симерү" диагнозы куеп була, ягъни аларның тән авырлыгының индексы 30дан күбрәк.

Симерүләр буенча Русиянең гомуми бер статистикасы юк. Барлык тикшеренүләр дә, гадәттә, төбәк дәрәҗәсендә яки халыкның аерым популяцияләрендә генә үткәрелгән. Әмма Русия халкының якынча 25-30% «симерү» диагнозы куелган. Ә кирәгеннән артык авырлык белән халыкның яртысы, хәтта 60% өлеше интегә.

Юрий Яшков, медицина фәннәре докторы, профессор, Бариатрия хирурглары җәмгыяте президенты, Симерү хирургиясенең халыкара федерациясе (IFSO) советы әгъзасы

Постнаука сәхифәсеннән Айсинә Салахова тәрҗемәсе.

http://giylem.tatar/?p=2403

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев