Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ризат Рамазанов: “Татарстанда демографик хәлне яхшыртабыз”

Ризат Рамазанов бер концерттан соң булган очракны белгәч: “Без Татарстанда демографик хәлне яхшыртабыз”, ди

Ризат һәм Зинира Рамазановлар концерт сезнонының иң кызган мәле. Алар төрле шәһәр һәм авылларда үзләренең төркеме белән көн саен диярлек чыгыш ясый.

Шушы концертларның берсендә булган хәлне Ризат үзе безгә сөйләде.

Алар концерт саен бер җыр барышында залда утырган матур парны сайлап, талгын җырларына биетәләр икән. Ризат әйтүенчә, шулай бер концерттан соң аңа бер ханым ВКонтакте сайтында болай дип язган: “Сезнең концертка кадәр ирем белән талашып йөргән идек, концерт карарга да әйткәләшеп барган идек, ләкин сез безне сайлап медляк биеттегез дә, әле бүләк тә бирдегез, шуннан мәхәббәтебез икеләтә артты, кабынып китте, бик каты яратыша башладык. Бүгенгесе көндә, мин бәби көтәм”, дигән. Әле кызым туса Зинира, улым туса Ризат, дип исем кушабыз, дип тә өстәгән.

“Безнең кул артыбыз бик җиңел. Без Татарстанда демографик хәлне яхшыртабыз”, дип уртаклашты Ризат Рамазанов.

 

// Татар тудей //

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев