Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Риталий Мәрданов - “Полк улы”

Рус язучысы Валентин Катаевның “Полк улы” повестендагы Ваня Солнцев шикелле малай безнең төбәктә дә булган дисәк, бәлки сез ышанмассыз.Төп чыгышы белән Урта Саба авылыннан булган Риталий Мәрданов ул.

Сабаның сәләтле балалар мәктәбендә Хәрби-Диңгез флоты музее ачылуга зур булышлык күрсәткән ветеран белән Диләрә Җаббарова аралашып кайтты.


Риталий абыйның әтисе, хезмәт урыннарында Валентин исеме белән йөргән Шәвәли абый Урта Саба авылында туып үсә. Ул-гражданнар, Бөек Ватан сугышында катнашкан, югары җитәкче постларда эшләп,илебезнең халык хуҗалыгын торгызуда зур өлеш керткән якташыбыз. Районга беренче “фордзон” тракторын үзе алып кайта. Татарстан АССРның игенчелек наркомы дәрәҗәсенә күтәрелә.


Риталий абыйлар гаиләдә өч бала булалар. Бөек Ватан сугышы чорында,  үтеп баручы поездда әтисен күрер өчен,әнисе Сәгадәт апа  вокзалга 5 яшьлек улы Риталийны да ияртеп бара.Кызганычка каршы, сабый вагонга кергәч, поезд кузгала. Шул рәвешле, 1942-43 елларда Сергачта мотоциклет полкында “полк улы” пәйда була.

Реклама


“Кызыл Йолдыз” ордены кавалеры, күп медальләр иясе Валентин Мәрданов сугыштан соңгы елларда төрле районнарда җитәкче постларда эшли. 1975 елда вафат була.


Риталий Валентинович Мәрдәнов Тын Океан флотында су асты морягы булып хезмәт иткәннән соң гомерен кыю егетләр һөнәре булган водолаз хезмәтенә багышлый.Ул күп еллар ТР Хәрби-Диңгез флоты ветераннарының иҗтимагый оешмасы рәисе,торак-коммуналь хуҗалыгының атказанган хезмәткәре.
59 ел буе  гомер иткән карчыгы Тәскирә апа,Риталий абый әле һаман да төшләрендә диңгез күреп уяна,ди. Тату гаиләдә алар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. 1 онык, 1 оныкчыклары бар,  башкалабыз Казанда яшиләр. Ә җәйләрен Риталий абыйның әтисе туган йортта, Урта Сабада үткәрәләр. Ни әйтсәң дә, туган як туфрагы үзенә тарта бит.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев