Саба дулкыннары

"Ришат Төхвәтуллинга бу исемне беренче булып Татарстан бирергә тиеш иде"

Йокыдан тору белән кухняда радионы тоташтырам. Радиоалгычым янып чыккач яңаны алган идем, рәхәтләнәм “Болгар радиосы”н тыңлап. Искесендә ул юк иде. Иртәнге 5тә дә, кичке 11дә дә җырлап торалар, сөйләп торалар. Тик күп вакыт кем җырлаганын, ни җырлаганын әйтеп тору юк, рәттән сыдыралар. Аннары иртәнге якта, сәгать инде 10 тулганда да “Иртәнге чәй” дип, өч алып баручы берьюлы сөйләшеп утыра.

Берсен-берсе бүлә-бүлә, бәхәсләшә-көлешә берәр яңалыкны, теманы “чәйниләр”. Иртәнге 9-10да нинди иртәнге чәй икән инде ул, без ул сәгатьләрдә инде әбәдкә әзерләнеп йөрибез.
 
Иртәнге якта Ришат Төхфәтуллин, Эльмира Сөләйманова, Илсөя Бәдретдинова кебек җырчыларның тавышын ишетсәм, көне буе күңелем күтәренке була, әле авыз эченнән җырларының ике-өч юлын кабатлап, көйләп йөрим. Сентябрь башларында Ришат Төхфәтуллинга “Башкортстанның халык җырчысы” исеме бирелү турында ишетеп калдым. Бу турыда татар газеталары берни язмадылар, радио да кабатлап тормады, кирәкмәс нәрсәләрне кат-кат әйтәләр, югыйсә. Ришат бик лаек әлеге исемгә. Тик аны аңа беренчеләрдән булып Татарстан бирергә тиеш иде дип уйлыйм. Башкортстанда туса да, ул бит татар, үз ана телебездә, татарча җырлап йөри. Инде Җәлил поселогына да ике тапкыр килде яраткан җырчыбыз. Зал тулы халыкка үзенең матур җырларын, моңнарын бүләк итте.
 
Эстрадабызның Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Флера Сөләйманова, Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Салават, Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Хәмдүнә Тимергалиева кебек халык мәхәббәтен яулаган, төрле исемнәр алган җырчыларыбызга урта буын, яшьләр өстәлеп торуы бик куанычлы хәл. Айдар Галимов, Илсур Сафин, Габделфәт Сафин, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Марсель Вәгыйзов, Әнвәр Нургалиев, Ранас, дуэт белән җырлаучы Шәйхетдиновлар, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов, Руслан Кираметдинов белән Эльмира Нәгыймова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Зәнирә һәм Ризат Рамазановлар, Айгөл Бариева, Фирдүс Тямаев, Данир Сабировлар – үзләре бер тамаша-спектакль. Райкин, Петросяннарың бер якта торсын. Алары тел тегермәне генә тарталар иде, ә болары бииләр, җырлыйлар, үзләре үк сөйлиләр. Бай шул халкым талантларга!
 
Радиодан телевизорга күчкәнмен икән. Быел телеэфир белән тәэмин итүчеләрне дә икенче компаниягә алыштырган идем. “Мәйдан” каналы барлыкка килде. Тамаша дисәң дә тамаша анда! Ул клип дигәннәренә бер дә чикләү, контроль юк микәнни соң?.. Ниләр генә кыланмыйлар бит. Яшь кенә җырчы хатын-кыз бер егетнең муенына ук менеп атланды. Клипта күбесе машинасын, йорт-җирен, киемнәрен күрсәтү белән мәшгуль. Йә урын өстендә, йә пляжда, йә урман-басуларда җырлыйлар. Менә Азалия Зиннәт исемле берәү җырлый. “Җаныкаем” җырына тавыш бирегез дип әйтергә дә онытмый. Бу җырны көненә дистәләгән тапкыр әйләндерәләр. Мәхәббәткә кагылышлы “Ярат мине” җыры белән ялварганнан соң: “Барсигым минем” дип, эткә дәшкән кебек чакыра, әле азактан “Ыррр” дип ырылдап та куя...
 
Хәзер җырчылар җырларының йә сүзләрен, йә көен үзләре маташтыра бит. Шуңадыр, җырның ни турында барганын аңларлык түгел. Радиодан да, телевизордан да концертларны өлкән буын кешеләре тыңлый-карый. Эш кешесенең вакыты юк, ә яшьләргә татарча җырлар кирәкми, алар чит телдә җырлаучыларны өстен күрә. Шул саф татар авылларында кечкенәдән татарча җырлар ишетеп үскән яшьләр тыңласа гына. Ә бит бездәгедәй моң бик күп халыкларда юк. Һинд халкында һәм үзебезнең башкортларда гына безнеке белән ярышырлык көйләр, җырлар бар дип уйлыйм.
 
Безнең поселокка җырчылар даими килә үзе, билетлар сатылып тора, Җәлил халкы җыр-моңны ярата. Яхшы сүз кебек яхшы җыр да җан азыгы бит ул.
 
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА. Сарман районы, Җәлил поселогы.
 
 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: